Буген, Бөек Җиңунең 80 еллыгы кыссаларында, безнең көллияттә Алабуга Муниципаль районының ветераннар советы әһелләре кунакта булдылар. Көллиятебез директоры, Татарстанның социаль яклау өлкәсенең атказанган хезмәткәре Л. Н. Рыбакова милли мәдәниятне саклау һәм аны үстерүдә булган юнәлешләр, планнар,башкарылган эшләр белән таныштырды. Очрашу, әле яңа гына ачылган Татар милли үзәгендә үтте, кунакларга бу үзәк бик тә ошады, уңышлар теләп, рәхмәтләрен җиткерделәр. Форсаттан файдаланып, Һәрберегезне милли үзәккә чакырабыз.