21 февраль – Халыкара туган тел көне. Туган телебез - безнең иң зур байлыгыбыз. Без күпмилләтле республикада яшибез, шуңа күрә Туган тел көне - безнең өчен аеруча әхәмиятле. Һәр тел милли мәдәниятне чагылдыра, рухи һәм матди мирасны үстерә һәм саклый. Аны саклау, киләчәк буынга тапшыру безнең бурычыбыз.
18 төркем укучылары белән татар теле дәресендә Халыкара туган тел көненә багышланган нәфис сүз остасы бәйгесе узды. Дәрестә туган тел көне турында белемнәрен арттыру, иҗади сәләтләрен үстерү, милли үзаң, милли горурлык хисләре булдыру, туган телгә, туган илгә, милли мираска мәхәббәт тәрбияләү максат итеп куелды. Бәйгедә җиңүчеләр: Шакирова Эльвина- 1
Гибадуллин Эмиль -2
Валиева Алия -3