Государственное автономное

                                  профессиональное образовательное учреждение

                        "Елабужский колледж культуры и искусств"

 

                                                          423600, РТ, г. Елабуга, ул. Набережная, д.7,

                                                              тел. +7(85557) 7-83-40, el_kpu@mail.ru

«Кәжә,сарык һәм башкалар…»

12 декабря 2024 г.

Бүген, ягъни 12 декабрь көнне, «Кама» уку-укыту театрында актер бүлегенең 28 татар төркеме Ильгиз Зәйниевның «Кәжә,сарык һәм башкалар…» дигән әкият-тамашасын күрсәтте.

Спектакльның иң көчле мизгелләренең берсе геройларның кыенлыклар белән бәрелешүе булды. Алар авыр вакытларда янәшә тору, бер-береңә ярдәм итү һәм авыр хәлләрдән чыгу юлын табу никадәр мөһим икәнен ассызыкладылар.
Актерлар режиссер-педагог Гардисламов Р.К житәкчелегендә тамашачыларга безгә кечкенәдән таныш булган геройларны яңа яктан ачу мөмкинчелегенә ия булдылар.
28 татар төркеменә киләчәктә зурдан-зур ижади уңышлар телибез, яңа спектакльләр көтеп калабыз
!